Миңа гел шундый сүзләр ишетү рәхәтме?! Ваннага кереп елап чыгам да, тагын түзәм. Гаилә, бала өчен. Кызыбыз туды. Каенанам йомшарыр дип уйладым. Кая анда! «Оля, нигә бала шундый арык? Нәрсә ашатасың син аңа? Хотя, син бит рәтләп пешерә дә белмисең! Улым, күр инде хатыныңны! Үзен бөтенләй карамый! Элек тә чибәрләр рәтеннән түгел иде, хәзер бөтенләй карачкыга әйләнде!» – кебек мыскыллаулары тагын да артты. Ә Артур бер сүз дәшми, әнисенең һәр сүзе белән килешеп утыра.
Яраткан «Яшел Үзән» газетасы хезмәткәрләренә сәламнәремне юллыйм һәм минем язмам да укучыларга тәкъдим ителер дигән өметтә калам.
Баштан мин дә шалтыратып кына сөйләмәкче идём. Аннары, тукта әле, минәйтәм, кайчан соңгы тапкыр кулга ручка тотып хат язылган икән? Әллә кайчан! Хәтта әйтеп тә биреп булмый кайчан икәнен. Шуңа күрә, хаталары һәм «чыктым аркылы күпер» җөмләләре булса, төзәтеп җибәрерсез инде, яме.
Кызымның дусты иреннән аерылып кайтты. Бергә уйнап үстеләр, бер сыйныфта укыдылар, бу безнең күрше подъездда яшәүче рус кызы Оля (татар газетасын укымасалар да, исемен алай да үзгәртәм) була. Бик аптырадык, әйбәт яшиләр иде кебек, бервакытта да зарланганы булмады. Баксаң, каенанасы җиткергән боларны шул хәлгә. Гайбәт сөйли дия күрмәгез, зинһар, күпләребезгә гыйбрәт булыр. Мин үзем дә каенана һәм беребез дә үзебезгә читтән карарга яратмый, хаталарыбызны, менә шулай балалар тормышын җимерердәй гамәлләребезне күрми дә, күрергә теләми дә. Сирәк каенана гына киленен үлеп яратадыр, күбрәк улларыбызның хатыннарына тәнкыйть, гаепләү күзлегеннән карыйбыз. Менә, Ольга да бик ачынып сөйләде үзенең гаилә тормышын. Артур белән бик матур йөреп өйләнеште алар, безгә дә кергәлиләр иде кызым янына. Әйтәм бит, уйламас та идек юллары аерылыр дип. Безгә кергәч Ольга ничек күңелен бушатты, шулай язарга тырышам.
«...Каенанамның бөтен кеше янында мине кимсетүләренә дүрт ел түзеп яшәдем. Артур таныштырырга үзләренә алып барган беренче көнне үк баштан-аяк бәяләп карады ул мине. Югары белем алмавымны да: «Мин улымны үз тиңен табар дип өметләнгән идём, ул бит минем отличник, югары белемле», – дип төрттереп әйтте. Шуннан башланды инде. Туйны да бик тыйнак кына уздырдык, имеш, мин бай гаиләдән түгел әле, ярамаган тагын. «Акчаны җилгә очырмагыз», диде. Мин гашыйк, бәхетле һәм шундый да беркатлы идём инде. Мин бит начар кыз түгел, улына яхшы хатын булуымны күргәч, яратыр, мине дә үз итәр әле, дип уйладым. Юк, булмады. Аерым яшәсәк тә, ял саен каенана янына бармый калырга ярамый иде. Әлбәттә инде нәрсә дә булса мин пешереп алып барырга тиеш. Һәм, һәрвакыт каенанамның мине түбәнсетүен, тәнкыйтьләвен тыңлап, бер сүз дәшми утырырга тиеш. «Бу нинди ризык бу? Белемең юк инде, әмма рецептны интернеттан карап укый беләсеңдер бит?» Яки: «Оленька, бу кофтаң сине тазарта. Хотя, соңгы вакытта син болай да тазардың. Артурчик, улым, син хатыныңны әзрәк ашат, алайса тиздән ишеккә сыймый башлар». Болар барысы да, өстәл артында утырган туганнар алдында, ягымлы елмаю белән әйтелә. Балага узгач, тагын да «чәнчи» башлады. Тугыз айга унбиш килограммга арттым – врачлар моны нормаль авырлык диде. Ә каенанамның үз фикере бит: «Абау, Оля, син чучкага әйләндең! Мин Артурны күтәргәндә нибары дүрт килога арттым. Ә син, әйтерсең, биш бала белән корсаклы! Аннары ябыга алмыйсың, кара аны, симез үрдәк кебек йөриячәксең!» Болар барысы да, гадәттәгечә, читләр колагы ишетсен өчен әйтелә. Мин күз яшьләремне йотып, кызарып утырам. Өйгә кайткач, ирем белән сөйләшеп карыйм, ул әнисен яклый: «Оля, син әнине беләсең бит инде, ул турысын ярып әйтә торган кеше. Күңелеңә якын алма, ул бит усаллык белән әйтми. Дөрес сүзгә үпкәләмиләр».
Ә миңа гел шундый сүзләр ишетү рәхәтме?! Ваннага кереп елап чыгам да, тагын түзәм. Гаилә, бала өчен. Кызыбыз туды. Каенанам йомшарыр дип уйладым. Кая анда! «Оля, нигә бала шундый арык? Нәрсә ашатасың син аңа? Хотя, син бит рәтләп пешерә дә белмисең! Улым, күр инде хатыныңны! Үзен бөтенләй карамый! Элек тә чибәрләр рәтеннән түгел иде, хәзер бөтенләй карачкыга әйләнде!» – кебек мыскыллаулары тагын да артты. Ә Артур бер сүз дәшми, әнисенең һәр сүзе белән килешеп утыра. Мин тавышлана башласам: «Әни нинди – ул шундый. Үпкәләмә, ул бит дөресен әйтә!» – дип, гел әнисен яклый. Шулай дүрт ел яшәгәч, кызыбыз үсә төшкәч, бала мәшәкатьләре белән күрелмәгән бик күп нәрсәләргә күзем ачыла башлады. Артур мине ник бер тапкыр яклап карасын! Алай гына да түгел, ул каенанамның копиясенә әйләнеп бара иде. Аның сүзләрен кабатлый башлады. Инде мине хәзер икәүләшеп «талыйлар» икән бит! Иремнең дә мине нәкъ анасы кебек түбәнсетүен, гел ризасызлык белдерүен нигәдер моңарчы аңламаганмын. Миңа карата мөнәсәбәтенә игътибар иткәч, шаккаттым. «Дөрес сүзгә үпкәләмиләр», – дигән фразаны хәзер икесеннән дә ишетә идём.
Шуны аңлаганнан соң, көн артыннан көн, иремә карата булган хисләрем әкренләп үлде. Туебызның дүрт еллыгына күңелемдә аның белән яшәүгә гадәтләнү һәм бала белән ялгыз калудан курку гына бар иде. Тора-бара курку да юкка чыкты, аның урынына барысыннан да арыганлык һәм ачу калды.
Чираттагы гаилә мәҗлесендә, барлык туганнар алдында каенанам гадәттәгечә мине мыскыллаганда, ирем аның белән килешеп, «хм»лап утырганда, мин төпле карарга килдем – аерылам! Һәм соңгы бүләк итеп бу семейкага онытылмаслык «бүләк» ясыйм!
Каенанам ни генә димәсен, мин бала тапкач үз авырлыгыма бик тиз кайттым. Һәм мин ул теләгәнчә ямьсез дә түгел, бала белән барганда да егетләр борылып карый үземә.
Киләсе якшәмбене түземсезлек белән көттем. Каенаналарга барганда бизәндем-ясандым, матур итеп киендем. Барысы да өстәл артына утыргач, спектакльне башладым.
– Әни, син бик начар күренәсең әле бүген, – дидем, барысы да бик яхшы ишетерлек итеп. – Чын. Җыерчыкларың да бик күбәйгән, ияк астың салынып ук төшкән, күрегез инде. Һәм, беләсеңме, синең яшьтә һәм мондый аяк тамырлары белән үтә күренмәле колготки, кыска күлмәк кияргә ярамый. Карарга неприятно! Барысы да шулай уйлый, дәшмиләр генә.
Каенанам, шаккатып, башта авызын ачып калды, аннары: «Нәрсәәә?! Син... син...», – дип чәрелдәде. Ирем дә миңа, кызарынып: «Ольга!» – дип кычкырды. Ә мин гөнаһсыз зур күзле кыяфәт ясап:
– Нәрсә, ни булды? Мин бары тик дөресен әйттем. Ә дөрес сүзгә үпкәләмиләр, үзегез гел шулай дисез бит. Әллә ул әни әйткәнгә генә кагыламы? – дип, дәвам иттем.
Болар миңа мөгез үскәндәй карап тора. Бөтен дөреслекне чыгарып салдым: үземнең Артурга караганда шактыйга күбрәк акча алып эшләвемне дә, ирем белән каенанамның барлык кимчелекләрен дә бик матур елмаюга төреп, сөйләп бирдем. Туганнары, кайсы елмаеп, кайсы күз карашын аска төбәп, әмма сизеп тордым – минем яклы булып, дәшми генә утырдылар.
Мондый чыгышымнан соң, әлбәттә анда кала алмадым, каласым килмәде дә. Теләгәнемнең барысын да әйтеп бетермәсәм дә (артыкка китәр дидем, алай ук ямьсезләнәсем килмәде, тәрбиям дә итәктән тотты), күңелем булды. Тиз-тиз баланы җыйдым, үзем пәлтәмне өстемә элдем дә, саубуллашып чыгып киттем. Кемдер елаган каенанамны тынычландырып калды, Артур да безгә иярде. Өйгә сөйләшмичә кайттык, әмма руль артында Артурның ачуыннан машина дерелдәгәндәй булды. Өйгә кергәч, шартлады бу:
– Син үз акылыңдамы?! Ничек шулай кыланырга батырчылык иттең? Туганнар алдында әнине түбәнсеттең, мине оятка калдырдың!
Ә мин тыныч кына аңа карап тордым. – Артур, дүрт ел бергә яшәгән вакыт эчендә әниең мине туганнар янында түбәнсетү мөмкинлеген бервакытта да ычкындырмады. Ашарга пешерүем, фигурам, белемем, хәтта безнең интим тормышыбыз да мыскыллы тонда барысы алдында сөйләнде. Син мине бер генә тапкыр да якламадың. Бер тапкыр да! Мин аерылышырга гариза язам, – дидем дә, беренче вакытта кирәк булачак иң кирәкле киемнәрне зур сумкага тутырдым да, кызымны җитәкләп чыгып киттем.
Әни дә белми иде минем шулай яшәгәнне. Без кызым белән соң гына килеп кергәч, аптырап калды. Аннары барысын да сөйләп биргәч, ник әллә кайчан кайтмадың, дип, кочаклап елады. Ниһаять, бу адымга батырчылык итүемә хәзер шатланып бетә алмыйм, бер генә тамчы да үкенмим. Нигә түзеп яшәлгән?! Каенанам минем турында әллә ниләр сөйләп йөри, аңа да бер тамчы да исем китми. Хезмәт хакым, шөкер, яхшы. Кызым белән кысылып яшәмибез, теләгәнебезне киябез, теләгән нәрсәне алып ашыйбыз. Әмма түзәргә кирәкми икән».
Менә кыскача шуларны сөйләде кызымның дусты. Бик күп нәрсәләрне язмадым, бик озын булыр иде хатым, болай да озакка китте. Тыңлаганда, түзмәдем, еладым. Мин әле аның кадәр әшәке каенана да түгел дә, миңа ничек тә ярарга тырышучы киленемне уйладым. Моннан соң кызыма караган кебек караячакмын аңа, дип, үземә сүз бирдем. Бәхетле, тату яшәсеннәр өчен, әти-әниләрнең акыллы булуы кирәк шул. Әшәкеләнмик киленнәргә карата. Мыегыбызга чорнап куйыйк шуны, каенаналар!
Яшел Үзәннән Г.