14.07.2026
Человек и Закон

Татарстанда уртача пенсия 25 мең сумга якынлашкан

04.05.2026 04:15

Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең уртача пенсиясе 24 932 сумга җиткән. Республика мондый күрсәткечләр белән Россия Федерациясе субъектларының яртысын диярлек узып китә.

Идел буе федераль округында Татарстан, күрше Башкортстан күрсәткечләрен (24 600 сум) узып, алдынгы урыннарның берсен били. Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән аерма аеруча күзгә ташлана: Марий Элда пенсионерлар уртача — 22 700 сум, Мордовиядә – 23 000, Чувашиядә 23 500 сум ала. Шулай ук Оренбург, Пенза, Саратов һәм Ульяновск өлкәләрендә дә уртача пенсия 23 мең сумнан аз гына артып китә.

Татарстан Көньяк федераль округның барлык төбәкләрен (21 900 сумнан 23 800 сумга кадәр), шул исәптән Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләрен һәм Севастопольне, шулай ук Төньяк Кавказ федераль округы субъектларын да артта калдырды.

Шул ук вакытта, республиканы 39 төбәк, беренче чиратта, Ерак Төньяк территорияләре узып китә. Иң зур түләүләр – Чукоткада (42 мең сумнан артык). Шулай ук Камчатка краенда, Магадан өлкәсендә, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларында, Мурманск өлкәсендә, Коми Республикасында һәм Архангельск өлкәсендә дә пенсия Татарстандагыдан югарырак.

Урта полоса төбәкләреннән Татарстанны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, шулай ук Ярославль, Калуга, Владимир, Ленинград, Свердловск, Иркутск, Томск, Кемерово өлкәләре һәм Пермь крае узып китә. Удмуртия һәм Киров өлкәсендә дә уртача пенсия бездәгедән бераз артыграк, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Персонально

Fox News: Губернатор Макмастер назначил сестру Грэма в сенат США
Катастрофические потери: Зеленский умолчал о серьезной ситуации в районе Сум
Пшидач: Зеленский погряз в коррупции и хочет конфликта с Польшей
Меркурис: Россия блокировала Одессу, затруднив экспорт Украины
В Набережных Челнах водитель грузовика погиб при столкновении с поездом
Дмитрий Губерниев: «Аргентину выкинут из полуфинала и поставят американцев»
Путин заявил, что Украина будет чувствовать ответы РФ «с нарастающим масштабом»
В 34 года умер актер из сериала «Мухтар» Иван Кушнерук
Захарова высказалась о краже танка с братской могилы под Харьковом
УВБ-76 передала сигнал «Мнемоника» в понедельник утром

Теги