29.06.2026
Тинчурин театрыннан яңа проект: «Шигърият сулышы»
Человек и Закон

Тинчурин театрыннан яңа проект: «Шигърият сулышы»

19.06.2026 08:40

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җәй айларында үз тамашачысына шигъри тәлгәшләр бүләк итә.

Яңа проект «Шигърият сулышы» дип атала һәм 18 июнь кичендә аның премьерасы булды. Очрашулар ачык һавада – театрның балконында уза. Беренче чара халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иде. Артистлар шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган популяр җырларны башкардылар. Тамашачылар арасында Роберт Миңнуллинның хатыны Клара ханым да бар иде. «Роберт татар концертларында шигырьләр яңгырасын иде дип тели иде. Ә мондый чара турында ул хыялланмады да. Бик матур кичә булды, күңелем тулды», – дип үз кичерешләре белән уртаклашты ул.

Проектның чираттагысы 21 июньдә узачак. Ул шагыйрь Әнгам Атнабаев иҗатына багышлана. Әлеге проектның идея авторы – К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссёры Айдар Җаббаров.

Персонально

Риэлтор Апрелев назвал иностранные стройматериалы, без которых в России не обойтись
Bloomberg: Китай показал прототип истребителя шестого поколения
Движение по Малышевскому мосту в Екатеринбурге открыли на два месяца раньше срока
Продажи электромобилей с пробегом в РФ в январе-мае выросли на 34%
Врачи РКБ Татарстана удалили 75-летней пациентке крупную опухоль мозга
Синоптик Тишковец спрогнозировал пик 30-градусной жары в Москве на четверг
Теперь это закон. Владельцам банковских карт придется умерить аппетиты
Леонид Слуцкий предложил учредить День ветеранов 1 июля
Найденный мертвым командир ВСУ Кононников был застрелен
Военкоры получили оценку от Путина: президент сказал, как они освещают СВО

Теги