01.07.2026
Персонально

Гаилә ипотекасы шартларын үзгәртү көзгә кадәр кичектерелде

29.06.2026 16:28

Россиядә 1 июльгә билгеләнгән гаилә ипотекасы программасы шартларын үзгәртү вакыты кичектерелә.

Тиешле карар 2026 елның 1 октябреннән дә иртәрәк кабул ителмәячәк. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр, дип хәбәр итә ТАСС.

«Бу датага кадәр «Гаилә ипотекасы» программасы буенча барлык шартлар үзгәрешсез саклана», – дип ассызыкладылар финанс ведомствосы матбугат хезмәтендә.

1 июльдән гаилә ипотекасы шартлары саклануын РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин да раслады, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча профильле структуралар программа кагыйдәләрен яңарту өстендә эшләвен дәвам итә, дип ышандырды.

«Фикер алышулар күп булды, әмма 1 июльдән шартлар элеккечә кала, әлегә берни дә үзгәрмәячәк дип әйтә алам», – дип язды Хөкүмәт Рәисе урынбасары МАКСтагы блогында.

Хөснуллин сүзләренчә, төрле вариантлар эшләнә. «Безнең бурыч – ярдәмнең адреслылыгын арттыру һәм демографиягә уңай йогынты ясау», — дип ассызыклады ул.

Персонально

Милан Каракаш стал главным тренером УНИКСа
Медведев вышел в третий круг Уимблдона
NYP: Пенсионер из США на Фиджи борется за жизнь после укуса насекомого
Захарова назвала глумлением шоу Зеленского в Киево-Печерской лавре
Xinhua: Китай создаст систему мониторинга астероидов для безопасности
Полина Гагарина выступит на Дне города Тюмени
Метшин проконтролировал отправку 96-й партии спецгруза в зону СВО: «Ребята должны знать, мы их ждем с победой»
Накрыли банду, грабившую выплаты бойцам СВО, в двух городах Тюменского макрорегиона
В России создали замену уколам антибиотиков
В Казани выступит историк и писатель, лауреат «Большой книги» Сергей Беляков

Теги