Тәтеш районында юл фаҗигасе булган.
«Татар-информ» республика Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, Volkswagen, тизлеген нык арттыру сәбәпле, юл кырыена «очкан». Машина бик каты яньчелгән. 66 яшьлек пассажир – хатын-кыз шундук һәлак булган.
Юл фаҗигасенең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Сарман районында да шундый ук фаҗига теркәлгән. Бу очракта машина йөртүченең гомере өзелгән.