14.07.2026
В Мире

Казан федераль университеты Россиянең алдынгы 20 югары уку йорты исемлегенә кертелде

28.05.2026 03:01

Казан федераль университеты Forbes журналы төзегән, эш бирүчеләр арасында иң югары абруйга ия Россия югары уку йортлары рейтингында 16нчы урынны алды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, КФУны тәмамлаучыларны әзерләү сыйфатына сораштыруда катнашкан компанияләрнең 16,9 проценты ышана. Университетның репутация индексы 55 процент тәшкил иткән.

Рейтинг Forbes компанияләренең иң яхшы исемлегенә кергән эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрү нигезендә формалаштырылган. Тикшеренүдә, сәнәгать, IT, медицина һәм финанс секторын да кертеп, икътисадның 43 тармагына караган оешмалар катнашкан.

Рейтингта «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты беренче урынны алган, аңа эш бирүчеләрнең 67 проценты ышана. Икенче урында – Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (67 процент), өченчедә – Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты (58,5 процент).

Рейтингка Россиянең җиде шәһәрендәге университетлар кергән. Күпчелек позицияләрне Мәскәү югары уку йортлары били, рейтингка шулай ук Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан, Новосибирск, Томск һәм Владивосток уку йортлары да эләккән.

Forbes журналы билгеләп үткәнчә, КФУ 37 юнәлеш (педагогика, икътисад, медицина, филология, IT һ.б.) буенча белгечләр әзерли. Моннан тыш, университет элегрәк «Россиянең иң яхшы университетлары-2026» рейтингында 21нче урынны алган иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Персонально

Цена нефти Brent поднялась выше 86 долларов за баррель
Fox News: Губернатор Макмастер назначил сестру Грэма в сенат США
Катастрофические потери: Зеленский умолчал о серьезной ситуации в районе Сум
Пшидач: Зеленский погряз в коррупции и хочет конфликта с Польшей
Меркурис: Россия блокировала Одессу, затруднив экспорт Украины
В Набережных Челнах водитель грузовика погиб при столкновении с поездом
Дмитрий Губерниев: «Аргентину выкинут из полуфинала и поставят американцев»
Путин заявил, что Украина будет чувствовать ответы РФ «с нарастающим масштабом»
В 34 года умер актер из сериала «Мухтар» Иван Кушнерук
Захарова высказалась о краже танка с братской могилы под Харьковом

Теги