24.07.2026
В стране

Зәй Сабантуенда автомат җыярга һәм пилотсыз очкыч белән идарә итәргә өйрәткәннәр

09.06.2026 05:43

6 июньдә Зәйдә Сабантуй вакытында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу буенча мобиль пункт эшләгән.

Биредә хәрби хезмәт белән тәфсилләп танышу гына түгел, бәлки әле үзеңне солдат буларак сынап карау мөмкинлеге дә булдырылган. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры капитан Егор Горячев сөйләп үткәнчә, сабан туйларында оештырыла торган мобиль пункт гадәттә бәйрәмгә килүчеләрдә зур кызыксыну тудыра. “Бездә олысы-кечесе – барысы да Калашников автоматының тулы габаритлы макетын җыеп яки сүтеп карый ала.

Автомат белән эш итә белмәүчеләргә инструкторларыбыз ярдәмгә килеп, барысын да күрсәтә, сөйли, барысына да өйрәтә. Биредә шулай ук хәрбиләрнең киеме белән танышырга, бронежилет, каска киеп, фотога төшәргә мөмкин”, – дип билгеләп үткән ул.

Моннан тыш мобиль пунктта дроннар стимуляторы булдырылган. Анда үзеңне пилотсыз очкыч аппараты операторы урынында сынап карарга мөмкин. “Бездә, инструкторлар белән берлектә, чакырылган кунаклар: Пилотсыз системалар гаскәрләре вәкиле, шулай ук Африка корпусы, Оборона министрлыгының баш идарәләре һәм хәрби частьләр вәкилләре эшли”, – дип өстәгән Горячев.

Персонально

Раймонд Паулс прокомментировал запрет своих песен в Латвии
В Москве 4,5 тыс. преподавателей прошли переподготовку с экспертами
Бастрыкин: киевские националисты по действиям сопоставимы с гитлеровцами
Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак
Палата представителей США обязала Трампа прекратить военные действия против Ирана
Российских легкоатлетов не допустили до юношеской Олимпиады
Росрыболовство фиксирует снижение вылова рыбы
Военкор Поддубный: удары ВС России уничтожают экономику Украины
КТК и Минэнерго Казахстана обсудили возобновление экспорта нефти
Каллас: ЕС включил в 21-й пакет санкций НПЗ России и Белоруссии

Теги