15.07.2026
В стране

Татарстанда ел башыннан 5,5 меңнән артык кеше пенсиясен автомат рәвештә рәсмиләштергән

15.07.2026 14:26

Татарстанда ел башыннан бирле 5560 кеше картлык буенча иминият пенсиясен автомат рәвештә рәсмиләштергән. Моның өчен аларга социаль фонд бүлекчәләренә шәхсән мөрәҗәгать итүне кирәге булмаган, дип хәбәр итә «НТР 24»га сылтама белән «Татар-информ».

Пенсия билгеләү турындагы карар иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициентлары һәм башка кирәкле күрсәткечләр булган индивидуаль шәхси счёт белешмәләре нигезендә автомат рәвештә кабул ителә.

Пенсия яшенә җитәргә бер ай кала булачак пенсионерга «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына хәбәр килә. Шуннан соң гражданинга белешмәләрне тикшерергә һәм пенсияне автомат рәвештә билгеләүгә риза булуын расларга кирәк.

Пенсия расланганнан соң өч сәгать эчендә билгеләнә, ә кабул ителгән карар турында хәбәр «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинетка килә. Пенсионер түләүләрне китерү ысулын (банк картасына яки почта бүлеге аша) мөстәкыйль рәвештә сайлый.

Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүнең мондый тәртибе стандарт шартлар (хатын-кызлар өчен – 59 яшькә, ир-атлар өчен 64 яшь җиткәч, иминият стажы кимендә 15 ел булса һәм индивидуаль пенсия коэффициенты 30дан ким булмаса) үтәлгән очракта гамәлдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Персонально

Иран вызвал британского посла из-за обвинений в адрес КСИР
Главный инженер ЗАЭС Яковлев погиб при атаке украинского беспилотника
Ссора в коммуналке закончилась печально: женщина изрезала сожителя и отправила его в реанимацию
Трамп допустил завершение конфликта на Украине до конца своего срока
Новак: рынок наполняется предложением дизеля, его хватит для сельхоз работ
Пустые угрозы: в РФ поставили на место Германию из-за Крыма и Калининграда
ВС России поразили склады с дальнобойными дронами ВСУ
Юрист Колосков сообщил о рисках для неплательщиков налогов в России
МОК снял запрет, но условия для России унизительны. От чего требуется отказаться?
Раздел про Россию на сайте МОК заработал впервые с 2023 года

Теги