1 апрельдә Россия кунакханәләре клиентларны теркәүнең яңа тәртибен кертә.
Хәзер номерга паспорт буенча гына түгел, машина йөртү таныклыгы, биометрия яки Дәүләт хезмәтләре порталы сервисы аша да урнашырга мөмкин. Тиешле карарны хөкүмәт 27 ноябрьдә үк кабул итте.
Россия гражданлыгы булган балаларның, аларның яшен исәпкә алып, гадиләштерелгән тәртиптә урнашу мөмкинлеге бар. 14 яшькә кадәр – туу турында таныклык һәм ата-анасының документлары, 14 яшьтән – шәхси документлар буенча, шул исәптән цифрлы сервислар кулланып.
Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.