03.09.2026
В стране и мире

Табиб сәяхәт вакытында теш сызлый башлаган очракта нишләргә икәнен аңлатты

02.09.2026 13:12

Стоматолог Ирина Борская “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сәяхәт вакытында теш сызлый башласа нәрсә эшләргә, нинди очракларда табибка кичекмәстән күренергә кирәк булуын аңлаткан.

Белгеч әйтүенчә, сызлаган тешкә яисә уртка аспирин яки авыртуны баса торган башка төрле дару куярга ярамый, чөнки ул лайласыман тышчаның пешүенә китерергә мөмкин. Шулай ук авырткан тешне очлы әйберләр белән казып чистартырга маташу, “профилактика” өчен антибиотиклар эчә башлау кирәкми, дип кисәткән табиб.

Стоматолог беренче ярдәм сыйфатында авыз куышлыгын хлоргексидин яки мирамистин эремәсе белән чайкарга, шуннан соң, ризык калдыкларыннан чистарту өчен, махсус җеп белән теш араларыннан “йөреп чыгарга” киңәш иткән. Соңыннан гына, инструкциясе буенча, авыртуны баса торган дару эчәргә. Яңак шешсә, тышкы яктан салкын әйбер куярга мөмкин. Ә инде пломба төшкән очракта Борская аптекадан вакытлыча пломба сатып алырга киңәш иткән.

Аның сүзләренә караганда, теш бик нык сызламаган, тән температурасы күтәрелмәгән, хәлсезлек барлыкка килмәгән, сулыш алуда, йотуда кыенлыклар килеп чыкмаган очракта гына теш табибына күренүне кичектерергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

События

В одном из районов Татарстана школьников будут обучать арабскому языку
ВТБ продолжит финансирование модернизации портовой инфраструктуры Владивостока
Путин на встрече с Пашиняном напомнил, что вступление Армении в ЕС означает выход из ЕАЭС 01/09/2026 – Новости
Путин и Рахмон обсудили состояние связей Таджикистана и России
Путин: дружественные отношения с Ираном развиваются по всем направлениям
Усталость и скука одновременно: почему человек выбирает футбол и соцсети вместо гражданственности?
Ахметов открыл новое здание гимназии на 500 учеников в Агрызе
Для въезда в Казахстан россиянам потребуется оформлять электронное разрешение
Малый и средний бизнес начал чаще использовать международные аккредитивы
Опубликованы кадры задержания на Камчатке россиянки за госизмену

Теги