Россия Кытай белән бергә гамәлдәге визасыз режимны даими нигезгә күчерү юнәлешендә эшләргә әзер. РФ Президенты Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары — Дәүләт башлыклары советы утырышы кысаларында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
«Әгәр Кытай аны мөмкин һәм файдалы дип тапса, без визасыз режимны даими нигезгә күчерү буенча уртак эшкә әзер», – диде Путин.
Хәзер Россия белән Кытай арасында вакытлыча визасыз режим гамәлдә. 2027 елның 31 декабрендә аның срогы чыга.