50, 55 ел гомер иткән үрнәк гаиләләрне “Орион” яшьләр үзәгенә чакырып хөрмәтләделәр.
Бәйрәмгә килгән ун парның һәрберсенең гомер юлы, гаилә тормышы китап язарлык. Һәр кайчының үз хатирәләре, гаиләдәге гореф-гадәтләре бар. Алар истәлекләре белән уртаклашып, чәй табыны артында кунак булдылар.
Кунаклар, матур гадәт буенча, районының юбиляр гаиләләре Мактау китабына имзаларын куйдылар. Бу тантанада кайбер парларның күзләре яшьләнде.
Бәйрәм кунакларын район башлыгы Рамил Айбатов тәбрикләде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
-Сездә – озын, тату гомер итү серләре, без сезнең белән горурланабыз. Балалар үстереп олы тормыш юлына чыгардыгыз, инде оныклар тәрбияләүгә үз өлешегезне кертәсез. Тагын озак еллар тигезлектә яшәргә насыйп булсын, — диде Рамил Тәлгать улы.
Юбиляр гаиләләрнең дүртесе, бу елның беренче айларында, зөбәрҗәт туйларын, алтысы алтын туйларын уздырган.
Бәркәтә авылында гомер итүче Галимҗан һәм Галия Кәримовлар бәхет нигезләренең тәүге ташын 1971 елның 14 гыйнварында салалар. Мал табибы вазифаларын башкаручы егет булачак хатынын Утыз Имән авылына баргач очрата. Галия апа колхозда бригадир булып эшләгән.
-Хатынымны әниемә охшаганны эзләдем. Студент елларында да андый кызны очратмадым, ә Галияне беренче күрүдә үк ошаттым, — дип 55 ел элек булган истәлекләрне сөйләде Галимҗан Сәлихҗан улы. – Бер ай очрашып йөргәннән соң Галияне алып та кайттым.
Кәримовлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныклары бар. Үрнәк гаилә тату тормышы серләре белән дә уртаклашты.
-Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый, — дип сүзгә кушылды Галия Вафа кызы. – Матур тормышның сере — бер-береңә вакытында юл куя белүдә. Тормыштан канәгать булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә күтәрсәң гаиләдән бәхет китми.
Ивашкинодан Андрей һәм Евгения Маланчевлар, Күтәмәдән Александр һәм Лидия Семайкиннар, Чирмешәннән Нигъмәтулла һәм Гөлчәчәк Мостафиннар гаилә тормышларының 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннәр. Алтын туйларын бәйрәм иткән кунаклар арасында Ивашкинодан Георгий һәм Галина Баландаевлар, Владимир һәм Елена Кудряшовлар, Чирмешәннән Николай һәм Вера Юриннар, Владислав һәм Нина Колесниковлар, Алмаз һәм Кадрия Мөхәммәтшиннар, Әмирдән Минәгъзам һәм Ралия Гамировлар да бар иде.
Чара “Ныклы гаилә” федераль проекты кысаларында узды, ул гаиләләрнең хокукларын яклауга һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән.