27.07.2026
Персонально

Кристина Грибакова «Мисс Туризм Россия 2026» титулын яулады

27.07.2026 13:32
Кристина Грибакова «Мисс Туризм Россия 2026» титулын яулады

19-25 июльдә Чувашия Республикасында Россиякүләм «Мисс Туризм» матурлык һәм талант конкурсы булды.

Конкурсның финалында Россиянең төрле почмакларыннан, 16 яшьтән 25 яшькә кадәрле 30 кыз катнашкан. Алар арасында Татарстан данын яклаучы, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты, Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре — 2025»тә II урынны алган Кристина Грибакова да бар иде.

Конкурс берничә этаптан торган: дефиле, үз регионың белән таныштыру, иҗади чыгыш, жюри белән интервью. Катнашучлылар үз республикаларының туристлык ягына да басым ясап, аның матур һәм истәлекле урыннары, культурасы белән таныштырган.

Кристина Грибакова республиканың этномәдәни байлыгына басым ясаган. Татарстан турында сөйләгәндә традицион бәйрәмнәре, шул исәптән, Питрау турында да сөйләгән, керәшен һәм татар культурасынының элементларын күрсәткән. Иҗади чыгышы «Татарстанның мәдәни маршрутлары буенча сәяхәтләр» темасына корылган булган. Ул анда керәшен бию башкарган. Барлык этапларны да уңышлы узып, Кристина җиңүче титулын яулаган.

Матурлык конкурсында Кристинаның бу беренче генә җиңүе түгел. XXVIII «Мисс Татарстан-2026» матурлык конкурсында Кристина «II Вице-Мисс 2026» титулына ия булган иде. Анда да ул керәшен культурасын күрсәткән иде.

Фотолар шәхси архивтан

Персонально

Кристина Грибакова «Мисс Туризм Россия 2026» титулын яулады
Промышленность Татарстана выросла на 6,2% за полгода, но кожа и пластик просели на 20% 27/07/2026 – Новости
ЕС вывел из-под санкций соболиный мех из России
La Sexta сообщает: крупнейший пожар в Испании охватил 77 тыс. га
GAO раскритиковала Пентагон за проблемы с гиперзвуковыми ракетами
Средняя зарплата в Европе покрывает только еду и ЖКХ
Минтранс РФ введет фильмы с субтитрами в самолетах к 2027 году
Министр Франции сообщил о 115 тыс. га выгоревших в пожарах земель
Татьяна Лазарева раскрыла измены Михаила Шаца в 2018 году
FT: Саудовские суда перестали страховать от военных рисков

Теги