25.06.2026
В Мире

Илдар Әхмәтов белән бәйле нинди күңелсез хәл булган?

12.06.2026 15:02
Илдар Әхмәтов белән бәйле нинди күңелсез хәл булган?

Татар эстрадасы йолдызы, Боерган авылыннан Илдар Әхмәтовның Телеграмдагы шәхси аккаунтын мошенниклар «урлаган» һәм аның исеменнән танышларына акча сорап яза башлаганнар. Блогер Олеся Лесная әлеге хәйләгә эләгә язган һәм социаль челтәрләрдә дусларын игътибарлы булырга чакырган.

Мошенниклар җырчы исеменнән блогерга язып, аннан ашыгыч рәвештә 20 мең сум акча күчерүне сораганнар һәм Россия чигеннән тыш урнашкан "Душанбе сити банк" картасы номерын җибәргәннәр.

Олеся Лесная башта акчаны күчерергә ризалашса да, чит банк исемен күргәч шикләнгән һәм Илдар Әхмәтовның үзенә шалтыраткан.

Җырчы телефон трубкасын алмаса да, блогер бу хәбәрнең ялган икәнен аңлап, мошенникларга акча күчерүдән туктаган һәм башкаларны да уяу булырга чакырган.

Искәртеп узабыз, Илдар Әхмәтов — Татарстанның танылган эстрада җырчысы, «Татар җыры» фестиваленың ун «Алтын барс» призы иясе.

Фотолар: скрин-шот

Персонально

Департамент образования: 17 тысяч школьников сдадут ЕГЭ в резервные дни
Зеленский: Киев подписал соглашение с Германией о закупке 600 ракет для Patriot
Заксобрание Приангарья намерено внедрить собственный демографический стандарт
Сироты в Ульяновской области смогут закрыть ипотеку жилищными сертификатами
Кому в ПФО жить хорошо: составлен рейтинг доходов населения
В Казани назвали артистов общегородского выпускного
Казанда 381 млн сумлык чит ил яхтасы сатыла
Экс-подполковник США Дэвис: Вашингтон сам вставляет себе палки в колеса
Зеленский заявил, что Навроцкий разжигает антиукраинские настроения
Путин почтит память павших в Великой Отечественной войне у Могилы Неизвестного Солдата

Теги