Россия дәүләт академия Кече театры сәхнәләрендә 2026 елның 22-27 сентябрендә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Камал театры Мәскәүгә алты спектакль алып киләчәк. Алар арасында – «Әлдермештән Әлмәндәр», «Ситса туй», «Әлфия Авзалова. Мәңгелеккә юл» һ.б.
Спектакльләр татар телендә рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән бара.