22.07.2026
Персонально

Икътисад белгече: «Ипотека каникуллары кредит буенча түләүләрне арттырачак»

22.07.2026 05:02

1 сентябрьдән ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр керемнәре кимүне расламыйча гына ел ярымга кадәр ипотека каникулларын рәсмиләштерә алачак. Тик бу кредит буенча түләүләрнең ахыргы суммасын арттырачак, дигән «Прайм» агентлыгына Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Мария Ермилова.

Эксперт сүзләренчә, ипотека каникулларына экономияләү ысулы буларак карарга кирәкми – бу финанс ягыннан яклау инструменты гына, ул авыр чорны кичерергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта кредит буенча түләү арта, чөнки процентлар исәпләнә һәм алдагы түләүләргә күчерелә.

Мәсәлән, 30 елга 6 млн сум кредит алган очракта, еллык 6 процент ставка белән стандарт түләү якынча 7 млн сум тәшкил итә. Әгәр 18 айга каникуллар алсак, айлык түләү 36 меңнән 40 мең сумга кадәр артачак, ә артык түләүнең ахыргы суммасы 7,7 млн сумга кадәр җитәчәк.

Каникулларны кредит суммасы 15 млн сумнан артмаган очракта гына алырга мөмкин һәм яшәгән торак бердәнбер булырга тиеш. Кичектерү вакытында чикләүләр гамәлдә була, ә банклар бу мәгълүматны алдагы кредитларны биргәндә исәпкә алачак. Кредит каникулларын бик кирәк булган очракта гына .

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Персонально

Икътисад белгече: «Ипотека каникуллары кредит буенча түләүләрне арттырачак»
Средства ПВО за день сбили 123 украинских дрона над регионами России
В «Максе» заработали витрины полезных услуг для половины регионов страны
Боевик «Азова» сбежал из Родинского на велосипеде при наступлении ВС РФ
ЧС в Крыму: новая атака, изменение движения поездов, ситуация с бензином
Лишь бы зайцы не погрызли и государство признало: в Татарстане строят альтернативные метеостанции
Берлин и Лондон договорились о расширении поддержки Киева: Мерц провел переговоры с новым британским премьером
Следующий чемпионат мира может пройти с 64 сборными
США экстренно перебрасывают истребители F-35 и F-16 на Ближний Восток
Цены на газ в Европе стремительно растут на фоне эскалации на Ближнем Востоке

Теги