25.07.2026
В Мире

Мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә ике чит телгә өйрәтүне кертергә җыеналар

31.03.2026 10:02

2027 елның 1 сентябреннән яңа стандартны гамәлгә кертү күздә тотыла.

Россия Мәгърифәт министрлыгы мәктәпләрдә икенче чит телне мәҗбүри өйрәтүне планлаштыра. Бу җәһәттән министрлыкның боерыгы проекты әзерләнгән, дип яза ТАСС.

Моңа кадәр министрлыкта урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандарты (ФГОС) проекты хупланган. Яңа стандартны 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертү күздә тотыла.

“Урта гомуми белем бирү буенча укыту планы рус телен, әдәбиятын, туган телне (Россия Федерациясе халыклары телен) һәм (яки) Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телен, әдәбиятын (Россия халыклары телендәге әдәбият), чит телне, икенче чит телне, математика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, география, физика, химия, биология, Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре, физик культура фәннәрен төп һәм (яки) тирәнтен дәрәҗәдә мәҗбүри өйрәтүне күздә тота”, – диелгән документта.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Персонально

В Батуми микроавтобус с туристами попал в ДТП, двое белорусов погибли
Песков назвал энергетическим терроризмом удары Киева по инфраструктуре КТК
Три человека ранены при атаке БПЛА на многоквартирный дом в Белгороде
Врач Поляков предостерег людей с гастритом от употребления голубики
Ано Туртиайнен заявил, что Финляндия стала частью фашистского Запада
Выбран разработчик проекта мусороперерабатывающего комплекса в Тукаевском районе
Норматив продажи бензина на бирже могут понизить в пять раз
Иран пригрозил убивать военных США за каждого погибшего иранца
Раймонд Паулс прокомментировал запрет своих песен в Латвии
В Москве 4,5 тыс. преподавателей прошли переподготовку с экспертами

Теги