25.07.2026
В Мире

Казан Мэриясе бушлай татар теле курсларын дәвам итә

14.04.2026 04:38

21 апрельдә чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә.

Курслар Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

Дәресләр Казан шәһәре Башкарма комитетында атнага бер тапкыр узачак. Курслар 6 атна дәвам итәчәк.

Беренче төркем сишәмбе көнне 18.00 – 20.00 сәгатьтә шөгыльләнәчәк. Дәресләрне «Казан шәһәренең ел укытучысы – 2024» бәйгесе призеры, шагыйрә һәм татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова алып барачак.

Икенче төркемнең дәресләре чәршәмбе көнне 18.00 – 20.00 сәгатьтә узачак. Педагог — «Безнең яңа укытучы» гранты җиңүчесе, Казан шәһәре Мэры стипендиаты, күпсанлы татар проектлары авторы Гөлфия Габдуллаҗанова.

Курска язылырга теләүчеләр өчен сылтама биредә.

Гариза юллаганда исем-фамилия һәм телефон номерын күрсәтергә онытмагыз.

Урыннар саны чикле!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Персонально

Три человека ранены при атаке БПЛА на многоквартирный дом в Белгороде
Врач Поляков предостерег людей с гастритом от употребления голубики
Ано Туртиайнен заявил, что Финляндия стала частью фашистского Запада
Выбран разработчик проекта мусороперерабатывающего комплекса в Тукаевском районе
Норматив продажи бензина на бирже могут понизить в пять раз
Иран пригрозил убивать военных США за каждого погибшего иранца
Раймонд Паулс прокомментировал запрет своих песен в Латвии
В Москве 4,5 тыс. преподавателей прошли переподготовку с экспертами
Бастрыкин: киевские националисты по действиям сопоставимы с гитлеровцами
Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак

Теги