10.09.2026
Общество

Татарстан табиблары велосипедтан егылган баланы сукыраюдан коткарганнар

09.09.2026 09:55

Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары күзе бик нык җәрәхәтләнгән 6 яшьлек малайны сукыраюдан коткарып калган.

Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр иткән. Бала ДРКБга велосипедтан егылу сәбәпле килеп эләккән.

Күзенең ташкамы, ботаккамы тиеп җәрәхәтләнүе сәбәпле, күз ясмыгына зыян килеп, төшкән. Табиблар малайга операция ясаган: күзенең бөтенлеген торгызып, җәрәхәтне теккән. Хирурглар барлыгы 10 җөй салган. Хәзер бала белгечләр күзәтүендә дәвалана.

Сабый күзе алдындагы хәрәкәтне аера. Мондый җәрәхәт өчен бик мөһим нәтиҗә бу, дип билгеләп үткән Абашев, бала сукыраюдан коткарып калынган, дигән сүз. “3-4 айдан соң, хәле тотрыклылангач, балага ясалма күз ясмыгын утырту буенча операция ясау планлаштырыла. Бик катлаулы операция: табиблар аңа баланың яшеннән һәм күзгә зыян килү үзенчәлекләреннән чыгып әзерләнә”, – дип сөйләп үткән министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

События

Раскрыта роль времени приема протеина для обычных людей
60 картин Николая Фешина отправятся из Казани на выставку в Китай
Семенович объяснила скандальное выступление с «Восточными сказками»
На встрече с коллективом завода «Элекон» Минниханов выслушал просьбы работников
Россия нарастила экспорт алюминия в Бразилию почти в три раза
Рахмон назвал сроки обретения Таджикистаном энергетической независимости
Расходы бюджета Татарстана в 2027 году составят 627,6 млрд рублей
Биолог Глазков раскрыл, чем травятся люди в лесах Московского региона
«Я могу еще повыбирать»: почему штамп в паспорте важен и как мягко подтолкнуть мужчину к ЗАГСу
В Татарстане увеличили выплаты семьям при рождении тройни

Теги