Ялгыз яшәүче пенсионерлар федераль һәм төбәкнең ярдәм чараларына дәгъва итә ала.
“Роскачество” департаменты директоры Игорь Поздняков “RT ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Федераль ташламаларның төп өлеше, гаилә хәленә бәйсез рәвештә, барлык пенсионерларга да бирелә. Ялгыз яшәүчеләр исә төбәкнең кайбер адреслы өстәмә чараларына дәгъва кылуга хокуклы, дигән белгеч. Аның сүзләренә караганда, кереме төбәктә пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булган эшләмәүче пенсионерларга социаль өстәмә (пенсиясен яшәү минимумына җиткерү мөмкинлеге биргән) билгеләнә.
Яше 80ннән узганнарга иминият пенсиясенең төп өлеше ике тапкыр арттырыла. Ялгызлар социаль ярдәмгә еш мохтаҗ була. Аларга социаль хезмәткәр билгеләнә. Ул азык-төлек, дарулар сатып алуга, торакны җыештыру, аш-су әзерләү, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ярдәм итә. Социаль хезмәтләр пенсионерның кереме төбәктә билгеләнгән чик күрсәткечтән кимрәк булса – бушлай, югарырак булса – түләүле нигездә күрсәтелә.
Белгеч әйтүенчә, һәр төбәк үзенең өстәмә ярдәм чараларын билгели, шуңа күрә алар төрлечә булырга мөмкин. Әйтик, кайбер субъектларда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия бирелә, капиталь ремонт һәм чүп чыгару өчен түләү компенсацияләнә, ветераннарга, инвалидлар һәм аз керемлеләргә ясалма теш ташламалы бәядән яки бушлай куела.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.